Герб

Официальный сайт
Администрации сельского поселения
Новокальчировский сельсовет
муниципального района Аургазинский район
Республики Башкортостан

Яңа Кәлчер авылыннан Тәскирә Зайнулла кызы Карюкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмэтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Тәскирә Зәйнулла кызының да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга Кәлчер авыл совете биләмәсе башлыгы Раиль Рәшит улы Диваев килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырды. Юбилей көнен искә алсын, дип йомшак тастымал бүләк итте. Тәскирә Зәйнулла кызы Мөдәрис Минигалим улы белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр.
Тәскирә әби оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Тәскирә әбинең авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Бүгенге көндә Тәскирә әби тормыш иптәше белән улы тәрбиясендә яши. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.